Ильсур Сафин / Илсур Сафин

  • Подписчики: 18 подписчиков
  • ID: 120873240
Блокировка:
Нет ограничений
Верификация:
Сообщество не верифицировано администрацией ВКонтакте
Видимость
закрытое
Популярность:
У сообщества нет огня Прометея
Домен:
club120873240

Описание

Заслуженный артист Республики Татарстан - Ильсур Сафин. 11.08.1962-. Танылган җырчы, педагог, Татарстанның халык артисты Илсур Сафин. Илсур Карибулла улы Сафин Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлегендә (1982-1989 еллар) Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Заһидуллина классында белем ала. Консерваторияне тәмамлагач, ул Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә солист буларак, 1989-1993 елларда Музыкаль-әдәби лекторий бүлегендә, 1993-1994 елларда – Халык коллективлары бүлегендә, 1997-1998 елларда эстрада-концерт бүлегендә эшли. Филармониядә эшләү дәверендә үзенең күп кенә иҗат концертларын үткәрә. Күренекле дирижер, профессор А. И. Шутиков җитәкчелегендәге ТР халык уен кораллары дәүләт оркестрына кушылып С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында “Оныта алмыйм” (1997), "Саф җырларым"(1999) исемле сольный концертларында аның башкаруында татар һәм рус композиторларының романслары, халык җырлары яңгырый; 2000 елда шунда ук С. Сәйдәшевнең тууына 100 ел тулу уңаеннан; "Җырларым" исемле классик әсәрләрдән торган концертын тамашачыга тәкъдим итә. 2000-2008 елларда Р. Яхинның тууына 80 ел тулу уңаеннан (Дәүләт зур концерт залы); С. Садыйкованың тууына 95 ел тулу уңаеннан (М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры); Р.Үтәй җитәкчелегендәге телерадиокомпаниясе каршында эшләп килүче оркестра кушылып ”Яз сулышы” (Сәйдәш концерт залы); "Каршы алыгыз, маэстро…"(Химиклар мәдәният сарае һәм К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм академия театры); “Казан – минем язмышым” (“Пирамида” залы); Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова белән берлектә “Мәхәббәт утлары” исемле (“Пирамида” залы); “15 ел сәхнәдә” (Уникс концертлар залы); Казанның 1000 еллыгы уңаеннан зур проект, (Уникс концертлар залы); Әдәбият һәм сәнгать елы уңаеннан “Дусларыма” исемле (2006); “Мин бит татар баласы” (2007) дигән һ.б. концерт программалары белән чыгыш ясый. Җырчы башкаруында татар классик композиторларының әсәрләре Татарстан радиосының алтын фондына кергән. 2005-2018 елларда И.К.Сафин Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының татар театр эстрада кафедрасының өлкән мөгалиме булып эшли.